Бүген МБМБУ Шәмәрдәннең 3нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен Шәмәрдән балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды. Китапханәче Зарипова Ильнура Харис кызы Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан Россия символлары турында әңгәмә уздырды, “Флаг җый”, “Символларны ата”, “Каенга булыш”дигән дидактик уеннар оештырды. Балалар Россия турындагы китапларны кызыксынып карадылар, РФ картасы белән таныштылар, Россия гимнын тыңладылар. Чара барышында үз сорауларын бирделәр. Чара ахырында балаларга мультфильмнар тәкъдим ителде. Экскурсия эчтәлекле һәм кызыклы булды.