22 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Россия флагы көне уңаеннан “Триколор России” исеме астында мәгълүмат сәгате уздырдылар. Чараның максаты: балаларны Россия флагы тарихы белән таныштыру һәм аларда патриотик хисләр тәрбияләү.
Чара барышында балалар флагның килеп чыгу тарихына кагылышлы һәм дәүләт символлары турында кызыклы фактларны белделәр. Шулай ук “Белый, синий, красный цвет – символ славы и побед” исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.