Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында педагог – оештыручыларның секция утырышы

2019 елның 23 августы, җомга

22 нче август көнне, Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында  «Педагог-оештыручы эшендә уен технологияләре» темасына педагог – оештыручыларның секция утырышы булып узды. Утырыш барышында 2018-2019 уку елының эш нәтиҗәләре анализланды һәм яңа уку елына бурычлар билгеләнде. Педагогларга барлык район һәм республика конкурсларында актив катнашу, югары нәтиҗәләргә ирешү, мәктәпләрдә балалар Думасы эшен активлаштыру, балалар иҗтимагый оешмасының документларын тиешле дәрәҗәдә тәртипкә китерү бурычы куелды.

Семинар барышында Олы Арташ төп мәктәбе педагог – оештыручысы Вәлиева Э.М. узенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм Саба гимназиясе педагог – оештыручысы Ибраһимова А. И. педагогларга псехологик тренинг тәкъдим итте.

Шулай ук, районыбызда республикакүләм «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникасы» проекты өстендә эш дәвам итә. Әлеге проект буенча башкарылган эшләргә Саба муниципаль районының Ветераннар советы рәисе Сабиров Р.Х йомгак ясады һәм киләсе уку елына бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International