«Тизрәк, югарырак, көчлерәк»

2019 елның 23 августы, җомга

15 нче август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән «Тизрәк, югарырак, көчлерәк» дигән исем астында хәрәкәтле уеннар оештырдылар һәм үткәрделәр. Мондый уеннар балалар арасында аралашу өчен зур мөмкинлек бирә. Уеннарда балалар белән шигырьләр, санамышлар сөйләдек, бу балаларның сөйләмен үстерүгә ярдәм итте. Хәрәкәтле уеннар балаларның активлыгын арттыруга, аларның үсеше һәм чынбарлыкка карата кызыксыну уятуга ярдәм итә. Уен характерындагы хәрәкәтчәнлек эшчәнлеге һәм уңай эмоцияләр организмдагы физиологик процессларны көчәйтә һәм барлык органнар һәм системаларның эшен яхшырта. Уеннардан соң балалар эмоциональ күтәрелеш алдылар - шатлык, ләззәт, күңел күтәренкелеге алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International