19-21 август көннәрендә Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Алкоголь: азатлык иллюзиясе»дип исемләнгән библиоквилт узды. Квилт - ул аерым лоскутлардан җыелган мәгълүмат стенды.
Стендта алкогольнең үз-үзенә ышаныч тоярга ярдәм итүе, геройлык гамәлләре өчен көч бирүе, компаниядә абруй яуларга ярдәм итүе турындагы киң таралган мифларның ялган булуын дәлилләүче фактлар һәм кеше организмына начар йогынтысы турында мәгълүмат бирелде. Китапханә укучылары арасында «тормышны миллилитрлар белән үлчәргә кирәкме?» дигән сораштыру үткәрелде һәм җаваплар язылган стикерлар стендта урын алды.