Бүген, Сабабаш “Кояшкай” балалар бакчасына авылыбыз абыстае Нәзирә апа кунакка килде. Ул балларга догалар, сүрәләр укыды. Башларына түбәтәй кигән малайлар, яулык япкан кызлар аны кызыксынып тыңлады. Аннан соң алалар махсус китертелгән “Корбан” итеннән пешкән ризыклар белән сыйландылар.