21нче август көнне Саба аграр көллияте базасында район педагогларының традицион август киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар бүлеге җитәкчесе Амирова Лилия Салимҗановна, район башлыгы урынбасарлары, бүлек мөдирләре, авыл җирлеге Башлыклары катнашты.
Киңәшмәнең беренче өлешендә 2018/19нчы уку елы нәтиҗәләре һәм 2019/20нче уку елында мәгариф хезмәткәрләре каршында торган төп бурычлар турында район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Фоат улы Шакиров доклады һәм чыгышлар тыңланды. Киңәшмәнең икенче тантаналы өлешендә ветеран укытучыларны лаеклы ялга озату, яшь белгечләрне район укытучылары сафына кабул итү тантаналары оештырылды. Һәр ел саен Саба районы мәктәпләренең укытучылар коллективы яңа гына югары уку йортларын тәмамлап кайткан яшь белгечләр белән тулылана бара, алар быел 18 педагог, шулай ук кадрлар сафын 9 башка эштән яки башка яклардан килгән белгечләр дә тулыландыра. Мәгариф системасында эшләүче мөгаллимнәргә арендалы торак алу мөмкинлеге бар. Киңәшмәдә шулай ук хезмәт алдынгылары бүләкләнде. “WorldSkills Kazan 2019” темасы буенча мәктәп коллективлары тарафыннан әзерләгән күргәзмәгә югары бәя бирелде.