Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләренең һәм педагогларының секция утырышлары узды. Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре эше «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә белем бирү менеджменты: җитәкченең идарә итү инструментлары арсеналы» темасы буенча үткәрелде. Фәйзрахманова Р.Ф. Ахунова Г .М., Фазылова Г. Х., Кәримова Г. Р., Хәйруллина А. Ф., Вафина Л. и., Сабирова Э. Ф., Шәрипова Э. М. доклад, презентацияләр, мастер-класслар формасында үзләренең хезмәттәшләре белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе баш белгече һәм методисты 2018-2019 уку елына анализ ясадылар.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары «Мәктәпкә әзерлекнең сыйфатын күтәрү юллары. Методлар һәм алымнар» дигән темага семинар узды. Эш биш секциядә алып барылды , аларда тәрбиячеләр, педагог-психологлар, логопедлар, физкультура инструкторлары, рус һәм инглиз теле буенча тәрбиячеләр мастер-класслар үткәрделәр. Соңыннан педагоглар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделэр һәм теләкләрен җиткерә алдылар. Җитәкчеләр һәм педагоглар бик күп кирәкле мәгълүмат һәм яңа уку елында эшләргә илһам алдылар.