Балалар белән табигатькә экскурсия

2019 елның 16 августы, җомга

Иске Мичән “Таң” балалар бакчасында  табигатькә экскурсия оештырылды. Тәрбияче ”Агачлар безнең дуслар” дигән темага әңгәмә  үткәрде. Балалар агачларның  дөньяда иң зур үсемлек  икәнен белделәр. Агачлар машиналар бүлеп чыгарган начар һаваны йотып, кислород бүлеп чыгаралар һәм безнең сулый торган һаваны чистарталар.Балаларга әңгәмә барышында агачларны сакларга, күбрәк яңа үсентеләр утыртырга кирәклеге әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International