"Балык тоту" мастер класс.

2019 елның 16 августы, җомга

Балык тоту-бөтен дөнья буенча иң популяр мавыгуларының берсе, борынгы гореф-гадәтләргә хөрмәт күрсәтү һәм үсеш алуның менә дигән ысулы. Кешеләр ял итәргә елга ярына бара — алар, һичшиксез, үзләре белән кармак һәм башка тиешле аксессуарлар ала. Балыкчыларга һава торышы да, сезоннар да комачауламый. Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре 8 нче августа Нургали мәчете белән берлектә балык тоту буенча шөгыль оештырдылар һәм үткәрделәр. Без балаларга травмаларны булдырмау турында, кармакны ничек итеп, җай белән суга салу турында сөйләдек. Табигать кочагында балаларга бик күңелле булды, алар рәхәтләнеп ял иттеләр, балык тоту серләренә төшенделәр, үзләре дә балык тотып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International