Мишә авыл җирлегенең спорт тормышы

2019 елның 16 августы, җомга

10 нчы августта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар белән сабантуй мәйданында хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Балаларның күңелләре күтәренке, кәефләре шәп иде. Уеннар ахырында истәлекле бүләкләр өләшенде. Алар саф һавада рәхәтләнеп ял иттеләр, шатланышып, өйләренә таралыштылар.

10 август көнне Байлар Сабасында Физкультурниклар көненә багышланган спорт уеннары булды. Ярышта Мишә авыл җирлеге командасы пляж волейболында 1 нче урын алды.Молодцы! Котлыйбыз егетләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International