2019нчы елның 14нче августында Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Җыелышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Саба шәһәр җирлегенең 2016-2021 нче елларга һәм 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясе. Җирлектә кече һәм урта эшммәкәрлек үсеше (докладчы – Хәсәнов Расих Мөбәрәкович, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары).
Шулай ук “Саба” индустриаль паркы директоры Хузин И.Т., крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Халиков Р.Я., үзмәшгульлек программасы буенча теркәлеп (фатирын арендага бирә), эшчәнлек алып баручы Шәмсетдинова Л.И. чыгыш ясады.
Чыгышлар тәмамлангач, узган елгы сорауларның үтәлеш дәрәҗәсе тикшерелде, быел язмача алынган һәр сорауга җавап бирелде. Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Р.Н.Минниханов чыкты.