Күпләребезнең яраткан ял итү урынына әйләнгән “Ямьле Саба” яр буе мәйданында төзелеш эшләре туктап тормый. Бу көннәрдә биредә “Акварэй” архитектура-төзелеш компаниясе хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен уен мәйданчыгы ясау эше башкарыла. Ул бары тик агачтан гына эшләнә һәм аның балаларның тагын бер яраткан ял итү урынына әйләнәчәгенә шик юк.