Физкультурачылар көне

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

Физкультурачылар көне – сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләрнең профессиональ бәйрәме. Физкультурачылар көнен сәламәтлек өчен файдалы итеп бәйрәм итәргә була. 10 август көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Спорт белән дус булсаң – сәламәт булырсың!» дигән исм астында спорт ярышлары үткәрделәр. Ярышларда кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар катнашты. Ярышларның барлык этабы да  җитезлек  һәм сәламәт ярыш рухы белән бергә барды. Күңелле эстафеталарда балалар көч сынаштылар, җитезлекләрен  күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте: балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук күтәренке кәеф һәм уңай эмоция алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International