Саба районы Олыяз “Чәчкә” балалар бакчасында “ Сәламәтлек ” атналыгы уткәрелде. Сэламәтлек һәм спорт белән шөгыльләнү– һәр кеше өчен мөһим икәне турында балаларга һәрдаим анлатылып тора.
Җәйге чорда балалар күп вакытларын саф һавада үткәрәләр, хәрәкәтчән спорт уеннары уйныйлар.
Без балалар белән футбол мәйданчыгына, спорт уеннары уйнарга бардык. Анда ике командага бүленеп футбол, “Кем тизрәк”, “ Түгәрәк эчендә”, “ Тизрәк ал”, “ Төз бас” хәрәкәтчән уеннары уйнадык. Балаларга спорт уеннарында катнашу бик ошады.