Арташ авыл җирлегендә халык җыены

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

 7 нче август  көнне Язлы Арташ авыл клубында   Арташ авыл җирлегенең халык  җыены үткәрелде. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Нургали улы Минниханов, Саба муниципаль  районы башлыгы урынбасары Расих Рахимҗан улы Закирҗанов, Саба  муниципаль районы башкарма комитеты житэкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, төрле оешмаларның бүлек җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендә Арташ авыл җирлеге башлыгы  Алмаз Рәхимҗан улы  Әгъләмҗановның  авыл җирлегендәге эшләрнең торышы турында отчеты тыңланды.  Халыктан бирелгән сораулар тыңланылды, анализланды. Халык җыены  үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты белән башланып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International