2019 елның 7 августында Байлар Сабасында " Олимп» стадионында инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча Саба муниципаль районы беренчелеге һәм Чемпионаты булып узды. Ярышларда катнашучылар 100 метрга йөгерү, 200 метрга йөгерү, 800 метрга йөгерү, 1 500 метрга йөгерү һәм ядрә ыргыту буенча көч сынашты. Җиңүчеләр һәм призерларны грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр. Барлык спортчыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.