Бу көннәрдә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында урып-җыюга әзерлек эшләре тәмамланып килә. 27 нче июль көнне Дәүләт техник күзәтүенең Саба районындагы бүлек җитәкчесе Р.Р. Харисов белән Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсе игенчелек буенча консультанты Р.Ф. Нигаметзянов берлектә хуҗалыкның комбайннарына техник күзәтү үткәрделәр. Техник күзәтү тәмамланып комбайннар сыналгач, белгечләр механизаторларга урып-җыюга куелган бурычларны аңлаттылар һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртеп үттеләр.
Шулай ук Дәүләт техник күзәтүенең Саба районындагы бүлек җитәкчесе Р.Р. Харисов авыл җирлегендәге шәһси тракторларга һәм прицепларга да техник күзәтү үткәрде.