«WorldSkills –Казань2019» танып белү сәгате

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

2019 елның 22 нче августыннан 27 нче августына кадәр Татарстан Республикасы башкаласы Казан, беренче тапкыр «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Мең еллык шәһәр, прогрессив төбәк үзәге, Көнчыгыш һәм Көнбатышның мәдәни традицияләре кисешкән урын, зур халыкара чараларны оештыручы Казан бөтен дөньяның яшь профессионалларын җәлеп итү үзәге булачак. 21 июль көнне әлеге тарихи вакыйга белән Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «WorldSkills –Казан 2019» дип исемләнгән танып-белү сәгате оештырдылар.Чараның максаты - «WorldSkills» бөтендөнья программасы белән һәм чемпионатның барлыкка килү тарихы белән танышу. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Чара ахырында балалар белән бергә стенгазета чыгарылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International