“Табигаттә кунакта”

2019 елның 26 июле, җомга

Курсабаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар табигать кочагына сәяхәткә барды. Безне шау чәчәккә күмелгән гүзәл,матур табигать каршылады.Андагы матурлыкка һәр бала сокланды. Табигатьтәге чәчәктән чәчәккә кунган төрле бизәктәге күбәләкләр, чикерткәләр тавышына безнең балаларыбызның да күңелле,бәхетле тавышлары яңгырады.

Тәрбияче апалары балаларны табигать, агачлар,гөмбәләр, кошлар, җәнлекләр турында кызыклы яңалыклар белән таныштырып китте.Без балалар белән матур, күңелле уеннар уйнадык. Хәтта чәчәктән-чәчәккә кунган бал кортлары да балаларны куркытмады. Якты кояш нурында без бик матур итеп ял итеп кайттык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International