Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында «Шәфкатьлек» бүлегендә “ Александр Ярославичнын Нева сугышында шведларны җиңүе” буенча әңгәмә.
2019 елның 23 июлендэ Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында «Шәфкатьлек” бүлегендә тәрбияче Шаймурзина И. М. “Александр Ярославичның Нева сугышында шведларны җиңүе” буенча әңгәмә үткәрде.
Максат: балаларга Нева сугышы һәм Александр Ярославич турында аңлату, җиңу турында күзаллауларын булдыру.
Тәрбияче әңгәмәне балаларга видео язма күрсәтүдән башлады. Төрле кадрлар һәм сугыш турында хикәяләр яңгырады.
Аннары тәрбияче балаларга Александр Ярославич турында сөйләде һәм аның Нева буендагы җиңүе турында аңлатты. Аларда бу тарих кызыксыну уятты һәм балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
Әңгәмә ахырында балалар белән викторина үткәрелде. Тәрбияче белемнәрен тикшерде. Шушы әңгәмә вакытында балалар үзләренең белемнәрен тагын да тирәнәйттеләр.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты -интернатында «Кечкенә шырпыдан - күп кайгы»дигән темага әңгәмә.
25 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияче Шакирова Айсылу Җәмил кызы инициативасы буенча «Кечкенә шырпыдан - күп кайгы»дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Максаты: Балаларны утның яхшы һәм явыз эшләре белән таныштыру;
Ут белән саксыз эш итүдән янгын чыгарга мөмкин. Без йортларда ут белән бик сак булырга тиеш. Янгыннар бик куркыныч. Зур ут белән янырга мөмкин мебель, кием-салым, уенчыклар һәм хәтта кешеләр. Ут бик куркыныч. Ул башта акрын яна, аннары ялкын телләре югарырак, көчәеп янып китеп үз юлларында барысын яндыралар. Кечкенә шырпыдан зур бәла! Балаларга шырпы алырга ярамый! Бу уенчык түгел!
Балалар үткәргән әңгәмәдә бик теләп катнаштылар.