23 июль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар арасында велосипед ярышы оештырдылар.
Бу чараның төп максаты - балаларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук Лесхоз бистәсендә яшәүчеләр арасында велосипед спортын популярлаштыру. Бүген без урамнарда велосипедларга караганда күбрәк автомобильләр күрәбез һәм бу кәефне төшерә. Бу хәлне үзгәртү өчен балачактан велосипедка мәхәббәт тәрбияләргә кирәк Һәм бу максат белән 23 нче июльнең матур, кояшлы көнендә балалар арасында "Кем тизрәк?» дип исемләнгән ярыш үткәрергә булдык.
Матур һава торышын күтәренке кәефле кунаклар һәм чарада катнашучылар тулыландырды. Ярышта барысы да бик теләп катнаштылар. Ярышларда катнашучыларның барысына да бүләкләр, ә җиңүчеләргә өстәмә бүләкләр тапшырылды. Безнең планда мондый ярышлар соңгысы түгел ,велоспорт яратучылар узләренең нәрсәгә сәләтле икәнлегеналга таба да күрсәтәчәк .