Кызыл-Мишә мәдәният йортында балалар өчен «Күңелле калейдоскоп» дип исемләнгән уен-конкурс программасы

2019 елның 23 июле, сишәмбе

18 июнь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен «Күңелле калейдоскоп» дип исемләнгән уен-конкурс программасы үткәрелде. Программада уеннар, мәзәкләр, конкурслар булды, аларда балалар актив катнашты. «Көйне тап», «Сүзләр төзе», «Рәсем яса», «Ул, алар»,  «Зоологик», «Мәкальне дәвам ит» һ.б. уеннар - конкурслар барысы да балаларның күңеленә хуш килде. Балалар барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Программаны алып баручы китапханәче Әүхәдиева Г. балаларга конкурс - уен программасында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Чара ахырында балалар дискотекасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International