Безнең Мишәбаш авылы бик гүзәл табигатьле урында урнашкан. Ямьле җәй көннәрендә табигать аеруча матур. Без, Мишәбаш “Тюльпан” балалар бакчасы балалары, елның кайсы фасылы булуга карамастан, туган ягыбыз буйлап сәяхәткә чыгарга яратабыз. Сәяхәт итәрлек урыннар авылыбызда бик күп. Авылыбызга нигез булып торган Мишә елгасы, күл буйлары, Изгеләр чишмәсе, Җиләкле таулары, басу – кырлары, барысы да үзенә дәшеп тора.Без табигатьне бик яратабыз!