18 нче июль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Кызыл калфак” француз халык әкиятен заманча ысул белән сәхнәләштерделәр. Бу әкият балаларны сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтә, сөйләм телен үстерә, туганлык , олыларга хөрмәт хисләрен тәрбияли, бирелгән сорауларга тулы җавап бирү һәм дәлилли белү,чит кешеләр белән дөрес мөгаләмәдә була белүне аңлата. Әкият чынбарлыктан аерылса да, аларның һәрберсенә тәрбияви мәгънә салынган."Кызыл калфак" әкиятен сәхнәләштергәч балалар әти-әниләрне тыңларга, чит кешеләр белән артык күп сөйләшмәскә, аларга ияреп китәргә ярамаганын аңладылар. Һәр бала үзенә бирелгән рольне җиренә җиткереп башкарды. Балаларга әкият бик ошады.