2019 нчы елның 17 нче июлендә Байлар Сабасы бистәсенең Г. Закир урамындагы ябык зиратында оешма, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре катнашында өмә булып узды. Өмәдә 70 тән артык кеше катнашты. Зират-ул изге урын, нинди вазифа биләвенә һәм кайсы һөнәр иясе булуына карамастан, һәр кеше мондый чарада актив катнашырга тиеш.
Саба шәһәр җирлеге өмәдә катнашканнарга зур рәхмәт белдерә.