Туктарда «Авыл көне»

2019 елның 13 июле, шимбә

6 нчы июльдә Туктар авылының иң матур җирендә – су буенда, “Авыл көне” үткәрелде. Бәйрәмне авылның мәдәният хезмәткәрләре, авыл яшьләре һәм авылның актив кешеләре бергәләп оештырдылар.  Бәйрәмгә килгән авыл халкынең һәм кунакларның күңеле шат иде. Бәйрәм төрледән-төрле бәйге һәм спорт уеннары, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге бәйрәм авыл халкына һәм авылдан читтә тормыш итүче авылдашларга очрашып, хәл белешеп аралашу өчен менә дигән сәбәп булды. Бәйрәмгә килгән һәркем бәйрәмне оештыручыларга очрашу һәм аралашу өчен шундый мөмкинлек тудырган өчен рәхмәтле иде. Бәйрәмне оештырган һәм оештыруда ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International