Саба муниципаль районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренеңсеминар-киңәшмәсе

2019 елның 10 июле, чәршәмбе

9 июль көнне мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең чираттагы күчмә семинар-киңәшмәсе булып узды. Семинар Урта Саба авыл клубында узды. Чара «Башваткыш» интеллектуаль уены белән башланып китте, анда авыл халкы катнашты. Шуннан соң күп кенә оештыру мәсьәләләре каралды. Төрле сораулар буенча Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р. Ф. һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гузәлов А. Н. чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International