4нче июльдә Шекше мәдәният йортында авыл китапханәсе мөдире һәм "Акчарлак" балалар бакчасы белән берлектә "Самавыр янында мин һәм минем гаиләм" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугьрылык көне уңаеннан оештырылган әлеге чарада иң элек балалар үз гаиләләре турында сөйләделәр,аннары махсус камыр ярдәмендә "бәйрәм табыны" әзерләделәр. Нәниләр белән шулай ук табышмаклар чишелде һәм кызыклы уеннар уйналды, китапханәче апалары аларны матур китаплар белән таныштырды.