"Дендрология бакчасы" һәм " Саба урман хуҗалыгы тарихы музее " экскурсия

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Ура җәйге каникуллар дәвам итә ! 2 июль көнне Олы Нырты авыл китапханәсе Урта Нырты авыл клубы мөдире белән берлектә (бирү пункты) яңадан табигатьтә булырга карар кылдылар. Юлда һәм музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен җентекләп аңлатканнан соң, балаларны урман хуҗалыгы бистәсенә велосипедта Н.Минниханов  исемендәге дендрология бакчасына экскурсиягә  алып бардылар . Балаларны дендрология бакчасы хезмәткәрләре каршы алды, экскурсия башланды. Аннары урман хуҗалыгы тарихы музеена киттеләр , экскурсоводларның кызыклы лекцияләре ярдәмендә балалар бик күп яңа һәм кызыклы  мәгьлүмәт алып кайттылар .
Балалар бу экскурсиядән бик күп якты тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International