Татарстанда быел Дөнья чемпионаты белән беррәттән беренче тапкыр 2001-2002 елгы көрәшчеләр арасында Дөнья беренчелеге дә уздырылды. Чемпионатта һәм беренчелектә 42 илдән 230 спортчы катнашты. Бәйгенең финал ярышлары Татарстан Республикасы Саба районының шул ук исемдәге авылында татар мәдәниятенең иң зур фестивале – Мингәр сабантуйының 35 мең кунагы күз алдында узды. Россия командасының күпчелеген Татарстан егетләре тәшкил итте. Безнең авыл җирлегенең Сабабаш авылында яшәүче Инсаф Габдрахманов 55 кг үлчәү авырлыгында Дөнья Чемпионы булып танылды.Инсафны элеге зур җиңүе белән котлыйбыз! Әти-әниләренә шундый көчле,максатчан,батыр ул үстерүләре өчен рәхмәт белдерәбез!