Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә “Җәйге яллар – яраткан чор” дип исемләнгән уен-шөгыль үткәрелде.
2019 елның 26 нчы июндә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Фазлиева Л.Х. “Җәйге яллар – яраткан чор” дип исемләнгән уен-шөгыль үткәрде.
Максат: Үзара дустанә мөнәсәбәтләр формалаштыру, бергәлектә уйнарга өйрәнү. Кулларның вак эшчәнлеген үстерү.
Балалаларның дәресләрдән азат булган вакытлары – җэй дә килеп җитте, димәк, кыю рәвештә, күп вакытларын саф һавада үткәрә һэм төрле уеннар уйный алалар.
Бүген “Шәфкатьлек” бүлеге тәрбияләнүчеләре урамда йоргәндә, тәрбияче белән берлектә, торле тостәге туплар белән уйнадылар. Алар тупларны бер-берсенә, тәрбиячегә аттылар, ике куллары белән тотып алдылар. Уен бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч узды, аларга ямансулап утырырлык тугел иде.
Балалар байтак кына уңай тәэсирләр алдылар.
Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында «Саф һавада уеннар»дигән спорт чарасы
2019 нчы елның 29 маенда Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Идрисова Сирена тарафыннан «Саф һавада уеннар»дигән спорт чарасы үткәрелде.
Чараның максаты::
1.Балаларның сәламәтлеген ныгыту.
2.Балаларны йөгерүдә, эшли белү
юнәлешне саклап калуда, бер – берсе белән дус тату булырга өйрәтү.
3. Игелеклелек тәрбияләү,
балалар арасында уйный бергәләп уйный белү.
Ачык һавада уеннар-физик тәрбиянең билгеле бер ысулы, иммунитетны ныгыту, организмга чыныгу һәм шатлык кына. Уеннар тиз реакция, фикерлелек, яшьтәшләре белән аралашырга, коллективта уртак тел табарга өйрәтә. Ә иң мөхиме бу балалар өчен бик рәхәт һәм күңелле.