26 июнь көнне Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәп тәмамлану һәм яңа олы тормыш чоры башлану бәйрәме узды. Һәм әлегебәйрәмнең тантаналы мизгеле – 2019 елда чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру булды.
11 нче сыйныф чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Шәймәрданов Айнур Нургали улы тәбрикләде һәм тантаналы рәвештә аттестатлар тапшырды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарыннан, беренче укытучыларыннан һәм сыйныф җитәкчесеннән котлаулар һәм изге теләкләр яңгырады. Аннан соң чыгарылыш сыйныф укучылары җавап сүзен "тотты". Алар үзләренең укытучыларына һәм ата-аналарына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.