"ICL системалы технологияләр" белгечләре ТР мәктәп укучылары өчен веб-эшләнмәләрне укыту программасын башлап җибәрделәр

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

   DigitalSuperHero акселераторы кысаларында беренчеләрдән булып Саба районының 6-10 сыйныф укучылары белем алды. 6 көн эчендә балалар сайтларны булдыруның база күнекмәләрен үзләштерделәр һәм туган як тормышы турында беренче проектларын эшләделәр. 

   Укулар сәләтле балалар өчен Саба интернат-мәктәбе базасында узды. Смена кысаларында мәктәп укучылары 4әр кеше командаларында сайтлар булдыруның заманча технологияләрен өйрәнделәр, параллель рәвештә үз регионы турында мәгълүмат порталларын эшләп чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International