Килдебәк авыл җирлегендәге Сабантуй

2019 елның 22 июне, шимбә

2019 нчы елның 8 нче  июнь көнендә Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелде. Бәйрәмгә килгән авыл халкынең һәм кунакларның күңеле шат иде. Сабантуй төрледән-төрле милли һәм спорт уеннары, җырлар-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән халык әлеге бәйгеләрдә теләп катнашты һәм рәхәтләнеп күңел ачты. Сабантуй көрәш мәйданында абсолют батырны билгеләү белән тәмамланды. Абсолют батыр исменэ, кискен көрәштән сон, Зәкиев Рөстәм лаек булды.

     Милли бәйрәмебезне оештыру һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән ҖЧ “Юлбат” җәмгыятенең Килдебәк бригадасына, ҖЧ “Лукоз Саба” җәмгыятенә, ҖЧ “ТРЕЙД МЕТАЛЛ” җәмгыяте җитәкчесе Илсур Галиев һәм “Яшел парк” экотехнопаркы генераль директоры Марат Ибрахим улы Галиевка рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International