Милли бәйрәм Сабантуй - спорт ярышлары, концерт һәм күңел ачу программасы, халык һәм балалар уеннары белән үрелеп баручы бэәйрәм. Сабантуй төрле милләт кешеләрен берләштерә, буыннарны бәйли, үсеп килүче буында әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне тәрбияли. Һәм, әлбәттә, бу бәйрәм бөтен гаилә белән ял итәргә, якын дуслар белән очрашырга менә дигән мөмкинлек.
2019 елның 16 июнендә Бөрә буенда район Сабантуе узды. Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы бу чарада актив катнашты. Безнең оешма хезмәткәрләре тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Катыктан акча эзләү» уены бәйрәм кунаклары арасында зур популярлык казанды. Быел анда 50 дән артык кеше катнашты. Кубадан килгән кунак уенның хөрмәтле катнашучысы булды. Бу уенда узен беренче тапкыр гына сынап караса да, ул катыктагы тәңкәне эзләп таба алды. Хатын-кызлар арасында 1,2,3 урыннарны Валимухаметова Фәридә, Заһидуллина Гүзәлия һәм Кәримова Гүзәл, ә ир-атлар арасында Салихов Рифнур, Хөсәенов Тәбрис, Гыйлаҗиев Булат яуладылар. Аларга бүләк итеп сертификатлар тапшырылды. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысын да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләре көтә иде. Уен бер сулышта узды һәм безнең талантлы хезмәткәрләр башкаруында күңелле такмаклар белән үрелеп барды.
Шулай ук бу көнне Сабантуйда волейбол ярышлары да үткәрелде. Анда Финанс-бюджет палатасы командасы мактаулы 3 урынны алды, ә милли көрәш бәйгесенә яшь көрәшчебез Рамил Тимербаев 75 кг га кадәр авырлык категориясендә 2 нче урын алды, алар кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Алга таба да уңышлар телибез!