Техник иҗатны үстерү юнәлешенә яңа җиңүләр

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

15-16 июнь көннәрендә Казанда үткән республика техник иҗат фестивалендә безнең укучылар да катнашты. Фестивальда Балалар Иҗат үзәгенең инженер командасы лаеклы 2 урынны яулады, җитәкчесе – Ринат Исмагилов. Команда составында Сәләтле балалар интернат – мәктәбе укучылары Кутдусов Камиль, Шайхутдинов Нур, Халиков Амильләр катнашты. Фестиваль кысаларында узучы “Мин – мастер” бәйгесендә Икшермә кадет интернат – мәктәбе укучысы Каримов Әлфис һәм Сатыш урта мәктәбе укучысы Хисамиева Ясмилә Лауреат булуга ирештеләр. Җитәкчеләре – Илнат Хасанов, Айгөл Гильманова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International