8 июнь көнне Мичән авыл җирлегендә милли бәйрәмебез " Сабантуй-2019” узды. Бәйрәм белән "Саба таннары" газетасы редакциясе Татмедиа АҖ филиалы директоры-баш мөхәррире, Мичән авыл җирлеге депутаты Р.Г.Исмагилов чын күңелдән котлады. Соңыннан бәйрәмдә катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы А. А. Гәрәев котлады. « Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең " Мичән» бүлекчәсе идарәчесе Р. Р. Шәймәрданов алдынгыларны, кыр батырларын бүләкләде һәм язгы кыр эшләренә йомгак ясады. Концерт программасы әзерләнгән иде, сәхнәдә үзешчәннәр һәм теләгән һәркем чыгыш ясады. Иске Мичән авылында туып-үскән Мөбәрәкшин Радил Рәкыйп улы "Татарча көрәш"тә Сабантуйның абсолют батыры булды.