«Минем Ватаным-Россия» дигән тарихи сәгать

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

 12 нче июнь-Россия көне. Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз

Россия көне уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсендә клуб белән берлектә  тарих сәгате үтте. Укучыларның хозурына Россия тарихы,аның күренекле шәхесләренә багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Республика символлары,җитәкчеләре,россиянең җиде могҗизасы булган тарихи урыннар,күлләр,таулар белән  чарада катнашучылар виртуаль сәяхәт вакытында  электрон презентация аша таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International