Кадерле райондашлар, кайткан кунаклар, дуслар!
Барлык Саба районы халкы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне кайнар сәламлим һәм ихлас күңелдән татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй белән тәбрик итәм. Безнең халкыбыз өчен бу бәйрәм олы мәгънәгә ия. Ул язгы кыр эшләре тәмамлануын билгеләп кенә калмый, татарларның хезмәт сөючән, кунакчыл, киң күңелле булуын һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен дә чагылдыра. Кайда гына яшәсәк тә, безнең өчен сабан бәйрәменең символлары, традицияләре якын һәм кадерле. Әлеге бәйрәмне үткәрү безнең өчен зур җаваплылык һәм шул ук вакытта горурлык та. Сабан туеның истә калырлык шатлыклы мизгелләре күп булыр, аның күтәренке рухы киләчәктә игелекле гамәлләр кылу өчен көч-дәрт һәм илһам бирер дип ышанам.
Шунысы куанычлы, без бәйрәмгә ел саен матур күрсәткечләр белән киләбез. Сабантуйны районыбыз халкы хезмәт уңышлары белән каршылый. Кайсы тармакны алсак та, сөтчелекме, игенчелекме яки сәнәгатьме ул, йөзебез кызара торган түгел, республикада алдынгы урыннарда барабыз. Шулай ук республика Президенты программалары буенча максатчан эш алып барыла: торак йортлар, халык һәм аеруча яшьләр өчен әһәмиятле социаль-мәдәни объектлар, яңа юллар төзелә, ял итү урыннары булдырыла.
Сабан туенда авыл уңганнарын тантаналы шартларда хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Кыр батырларының, хезмәт алдынгыларының урыны – мәйдан түрендә. Олы хөрмәтемне һәм рәхмәтемне бар гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган ветераннарыбызга белдерәм. Сезнең эшләрегез белән без горурланып яшибез!
Сабантуй – борынгы да, шул ук вакытта мәңге яшь тә бәйрәм. Анда гасырларның рухы, татарларның йөзе һәм тарихы чагыла. Сабантуй – милли традицияләребез саклануының ачык үрнәге һәм халкыбыз бердәмлегенең үзгә символы. Бәйрәмнәр һәр өйгә һәм һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Дәртле һәм күңелле Сабантуй тормышыбызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын. Көрәшчеләребез җиңүләре белән куандырсын, җырчыларыбызның моңлы-дәртле тавышы күңелебезне иркәләсен.
Ихлас күңелдән Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Тормышларыгыз бәрәкәтле, мул булсын, барлык эш-гамәлләрегез чынга ашсын, Сабантуйның кабатланмас рухы яхшы кәеф бүләк итсен, шатлык-сөенечләр китерсен.