Мавыктыргыч сәяхәт

2019 елның 7 июне, җомга

Сәләтле балалар мәктәбендә «ИнтелЛето» мәктәп яны сәламәтләндерү лагере эшли башлады. 1-4 сыйныф укучылары ялларын күңелле һәм файдалы үткәрәләр. Бүгенге көн дә уңай хис-кичерешләргә бай булды, чөнки балалар «Сабантуй» мәдәни-спорт комплексына экскурсиягә бардылар. Әлеге сәяхәт якты һәм көчле хис-кичерешләр белән үрелеп барды. Баудан үреп ясалган трассадан узганда һәркем үзен чын экстремал итеп тоеп курку хисләрен җиңде. Паркта куркынычсызлыкны тәҗрибәле инструкторлар тәэмин итте. Ә соңыннан балаларга батутта күңел ачарга мөмкинлек бирелде. "Сабантуй” мәдәни-спорт комплексы хезмәткәрләренә кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International