Иске Икшермә “Кояшкай” балалар бакчасында “Күңелле саннар” девизы белән математика көне узды.
Математика көне иртән математик табышмаклар белән башланды. Группада балалар белән “Үлчәү профессорында кунакта” дигән шөгыль үткәрелде. Шөгыльдә балалар озыклыкны һәм биеклекне төрле улчәү берәмлекләре белән үлчәргә өйрәнделәр. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән “Тере саннар” һәм “Санның күршеләре” дигән уен уйнадылар. Режим вакытында балалар белән “ Соры бүре һәм җиде кәҗә бәтие”, “Унга хәтле саный белүче кәҗә бәтие “ турында әкиятләр укыдык, “38 попугай” турында мультфильм карадык.
Саф һавада балалар белән “ Геометрик фигралардан карлы шәһәрчек” төзедек. Күңелле санау нәтиҗәсендә балалар үзләренә бик күп кызыклы мәгълүмат һәм әйләнә-тирә мохиттәге математиканы танып белү күнекмәләре алдылар.