Саба урман хуҗалыгы тарихы музее кунаклары

2019 елның 31 мае, җомга

 Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районы мәктәпләреннән укучыла экскурсиягә килде Алар безнең музей экспонатлары турында кызыксынып тыңладылар. Ә безнең музей экспонатларга бик бай, алар 250 елдан артык тарих турында сөйлиләр. Икенче этажда кунакларны безнең урманда тереклек итүче җәнлекләр һәм кошлар көтеп тора иде. Алар монда үзләрен нәкъ урманда кебек хис иттеләр, рәхәтләнеп фотога төштеләр. Безгә дә алар тарафыннан рәхмәт сүзләре ишетү һәм канәгатъ йөзләрен күрү бик күңелле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International