25 май көнне Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән табигатькә "Яшел планета" дигән экскурсия оештырдылар. Язгы табигать, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Әлеге экскурсиядән балалар үзләре өчен күп кенә кызыклы мәгълүматлар алдылар.