Эзмә авыл җирлегендә бәйрәм митингы

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

   Эзмә авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. 9 Май-барлык россиялеләр өчен изге бәйрәм. Бу көнне безнең һәркайсыбыз Ватанны саклауга, фронтта һәм тылда җиңү өчен көрәшкән миллионлаган совет гражданнарының тиңдәшсез батырлыгын аерым хөрмәт, рәхмәт хисләре белән искә ала.

 8 май көнне Эзмә авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг булып узды.

  Митингны рәхмәт сузләре белән  Эзмә авыл җирлеге җитәкчесе Шәйхетдинов А.Р. башлап җибэрде. Ветераннарга шулай ук районнан килгэн ООО “Сабагро” җитэкчесе  Нигмәтзянов Ф.А., ветераннар советы җитәкчесе Багаутдинов Б.Б. котлап, рәхмәт сузләре җиткерде.

   Митингта шулай ук тыл ветераннары, Эзмә авыл җирлегенең барлык учреждениеләре хезмәткәрләре, Эзмә авылының «Саф чишмә» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм хезмәткәрләре, Эзмә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Эзмә авыл җирлеге халкы һәм кунаклары катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International