МИКС хореография коллективының тагын бер җиңүе

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

28 апрельдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренең «Победа» мәдәният сараенда халык биюләре төбәкара фестиваль - конкурсы узды. Фестивальдә Балалар иҗат үзәге һәм Саба гимназиясенең «Микс» хореография коллективы (җитәкчеләре Давлетшина А. Ф., Гаррапова Г. Х.) катнашты.

Безнең хореография коллективы конкурсның гала-концертына узды һәм 9-12 яшь категориясендә стильлаштырылган бию номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Катнашучыларны, җитәкчеләр Гөлчәчәк Гаррапова һәм Альмира Дәүләтшинаны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International