Ата-аналар җыелышы

2019 елның 26 апреле, җомга

25 апрель Балалар иҗат үзәгендә ата-аналар җыелышы узды. Чарага үзәккә йөрүче балаларның әти-әниләре чакырылган иде. Балалар әти – әниләренә уку елы дәвамында өйрәнгән күнекмәләрен, шөгыльләрен тәкъдим иттеләр. Кечкенә артистларыбыз катнашында узган концерт программасы әти-әниләрнең күңеленә хуш килде. Фойеда исә декоратив-гамәли иҗат берләшмәләрендә белем һәм күнекмәләр алган балалар күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International