"Өй шартларында бүлмә гөлләрен тәрбияләү" дигән мәгълүмат сәгатев домашних условиях”

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

23 нче апрель көнне Пүкәл авыл клубында китапханә белән берлектә "Ак калфак" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән "Өй шартларында бүлмә гөлләрен тәрбияләү" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Уңган хуҗабикәләр кыш буе үлле-мәлле йокымсырап утырган бүлмә гөлләрен күчереп утырту яисә тернәкләндереп җибәрү хәстәренә кереште. Шул нисбәттән бүлмә гөлләре турында кызыклы мәгълүматлар һәм аларны үстерү буенча төрле киңәшләр бирелде. Бу клуб берләшмәсенә йөрүчеләребез гөлләрне карау серләре белән  уртаклаштылар. Китапханә ягында "Комнатные растения и их роль в жизни человека" исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International