22 нче апрель көнне, Олы Арташ төп мәктәбе базасында, тәрбия эше буенча җитәкче урынбасарлары өчен семинар үтте. Семинар, район методик берләшмә, мәгариф идарәсе еллык планы үтәлеше нигезендә оештырылды. Беренче көн тәртибе буенча Олы Арташ мәктәбе эшчәнлеге белән танышу булса, икенче көн тәртибе буенча, түгәрәк өстәл артында балаларның җәйге ялын оештыру буенча туган сорауларга ачыктылык кертелде.