Бию – ул сәнгатьнең бер төре, рухи шөгыль. Бию – иң борынгы һәм үзенчәлекләргә бай сәнгать төре, халык электән хис-тойгыларын, кәефен чагылдырган. Бүген хореография сәнгате бер урында гына тормый. Бию бездә яши, ул камилләшә. Һәм иң мөһиме – бию шатлык китерә, бәйрәм рухы тудыра.
Һәр бала сәләтле. Аларның сәләтен күрә белү кирәк. Һәрбер мәктәп үз алдына әлеге бурычны куя. Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбендә шушы максатларны, бурычларны алга куеп эш алып барыла.
21 нче апрель көнне “Биеп күңел ачабыз” дип исемләнгән “Хореография” түгәрәгенең иҗат-отчет концерты булды.